Google Chrome
| Google Chrome | |
|
JavaScript консоле белән берлектә Google Chrome браузерының скриншоты
|
|
| Төр | Браузер |
| Уйлап табучы | Google Inc. |
| Язылу теле | C++, ассемблер |
| ОС | Microsoft Windows (XP SP2 һәм яңарак юрамалар); Linux; Mac OS X |
| Интерфейс теле | 50 телдә күрсәтелә |
| Беренче чыгарылыш | 2 сентябрь 2008 ел |
| Соңгы юрамасы | 10.0.648.205[1] (14 апрель, 2011 ел) |
| Бета-юрама | 11.0.696.34[2] (4 апрель, 2011 ел) |
| Тестлы юрама | 12.0.725.0 [3] (5 апрель, 2011 ел) |
| Лицензия | EULA[4], BSD |
| Сәхифә | www.google.com/chrome |
Google Chrome — Google ширкате тарафыннан җитештерелүче һәм WebKit йөрткечен кулланучы браузер. Microsoft Windows өчен беренче бета-юрамасы 2008 елның 2 сентябрендә чыга , ә беренче даими юрамасы — шул ук елның 11 декабрендә ук барлыкка килә. «StatCounter» мәгълүматлары буенча браузер популярлыгы буенча өченче урында, ә 2011 елның гыйнвар аена аның базар өлеше 15,55 % тәшкил итә.[5]
Эчтәлек
Тарихы[үзгәртү]
Алты ел дәвамында Google ширкәтенең башкарма директоры Эрик Шмидт аерым бер браузер барлыкка китерүне хупламый килде. Ул моны «Google-ның әле кечкенә генә бер компания» булуы һәм аның «браузерлар сугышы»на керәсе килмәве белән аңлатып килде. Ләкин ширкәткә нигез салучылар, Сергей Брин һәм Ларри Пейдж, Mozilla Firefox компаниясенең берничә уйлап табучысын эшкә яллыйлар, менә шунда инде Шмидт Chrome турында үзенең фикерен әйтә: «ул шул кадәр әйбәи иде, хәтта ул минем карашымны да үзгәртергә мәҗбүр итте».[6]
Башта Chrome бары тик Microsoft Windows өчен генә чыгарыла иде, ләкин соңрак (9 декабрь, 2009 ел) Linux һәм Mac OS X өчен dev- һәм beta-юрамалар чыгарылды[7][8]. Беренче очракта әлеге ОС'лар өчен Chrome Windows'тагы кебек тулы көчкә эшләми иде, мәсәлән, кыстыргычларны синхронизацияләү, ләкин 5.0.* тармактан башлап барлык функционаллек тигезләшә[9].
Лицензияләре[үзгәртү]
Браузер үзенә бер төрле лицензия - EULA ярдәмендә тарала.
Браузер кодының бер өлеше[10][11], яисә бөтен код[12] Chromium BSD лицензиясе кебек төрләрдә ачылган.
Браузерның махсус битләре[үзгәртү]
Боларны ачу өчен бирелгән кодларны юллама тасмасына куярга кирәк.
| Юлламалар | Тасвилама |
|---|---|
| about:cache | Кэшны күрсәтү. |
| about:crash | Хата турындагы битне күрсәтә. |
| about:credits | Chrome'да кулланучы уйлап табулар. |
| about:dns | DNS язмаларны күрсәтә |
| about:flags | Ябылган (эксперименталь) мөмкинчелекләрне ачу. |
| about:histograms | Төрле хисап язмаларының графиклары |
| about:inducebrowsercrashforrealz | Google Chrome да ялгышлык җибәрү. Бу параметр уйлап табучылар тарафыннан ялгышлыклар киткән вакытларны карау өчен кулланыла. |
| about:memory | Кулланучы кушымталар һәм кыстыргычлар турында мәгълүмат җиткерә |
| about:plugins | Урнашкан «ярдәмлекләр»не (плагиннарны) крсәтә. |
| about:shorthang | Кыстыргычның «өленеп калуы»н тикшерү. Уйлап табучылар тарафыннан системаны тикшерү өчен файдаланыла. |
| about:terms | Google Chrome хезмәтләрен күрсәтү шартлары. |
| about:version about: |
Җыелманың һәм юраманың саны. about: – аналогы. |
| view-source:[URL] | Битнең чыгарылма кодын карау |
Моны да карагыз[үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ Google Chrome Releases — бары тик даими юрамалар(ингл.) Google Chrome браузерының даими юрамалар буенча рәсми блогы
- ↑ Google Chrome Releases — бары тик бета-юрамалар(ингл.) Google Chrome браузерының beta юрамалар буенча рәсми блогы
- ↑ Google Chrome Releases — только Dev update(ингл.) — Google Chrome браузерының тестлы юрамалар исемлеге
- ↑ Google Chrome Terms of Service
- ↑ http://gs.statcounter.com/#browser-ww-monthly-201007-201007-bar
- ↑ Julia Angwin. Sun Valley: Schmidt Didn’t Want to Build Chrome Initially, He Says. WSJ Digits Blog (9 июль, 2009 ел). 14 июль, 2010 ел көнне тикшерелгән.
- ↑ Linux өчен Google Chrome'ның бета-юрамасы чыгарыла(рус.). Google (???). 9 декабрь, 2009 ел көнне тикшерелгән.
- ↑ Йөкләү бите(рус.). 9 декабрь, 2009 ел көнне тикшерелгән.
- ↑ Google Chrome Mac һәм Linux өчен(ингл.)
- ↑ Google Code — Chromium: «Chromium is the open-source project behind Google Chrome.»
- ↑ Chromium Developer Documentation: «Google Chrome is built with open source code from Chromium»
- ↑ Google Chrome Terms of Service(ингл.). Google (15 август 2008 ел). 2 сентябрь 2008 ел көнне тикшерелгән.
Сылтамалар[үзгәртү]
| «Технология» порталы |
| «Санак» порталы |